news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә беренче тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальнең гала-концерты узды

Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстанның күренекле артистлары танылган җырчы репертуарындагы композицияләрне башкарды.

Мәскәүдә беренче тапкыр Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивальнең гала-концерты узды
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Измайлово» концерт залында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестиваль-бәйгесенең гала-концерты узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин һәм Әлфия Авзалованың кызы – Зөлфия Нигъмәтҗанова катнашында ачылды.

Равил Әхмәтшин Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов кебек бөек җырчыларның иҗаты ярдәмендә халыкның рухи кыйммәтләре саклануын искәртте.

«Залда яшьләрнең күп булуы куандыра. Алар башка заманда туып үсүгә дә карамастан, легендар җырчының иҗаты берничә буын өчен чын татар җыры символы булып тора», - дип билгеләп үтте Равил Әхмәтшин.

Сәхнәдә Татарстан һәм Башкортстанның күренекле артистлары танылган җырчы репертуарындагы композицияләрне башкарды.

Концерт легендар җырчы – Татарстанның халык, РСФСРның атказанган артисты Әлфия Авзалованың чыгышы белән төгәлләнде. Ул Мәскәү тамашачыларына, бу юлы инде экраннан, үзенең үлмәс җырларын бүләк итте.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot