news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак

Композиторның иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак, театраль әсәрләрдән берничә композиция тәкъдим ителәчәк.

Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”, Наилә Исхакова). Мәскәүдә беренче тапкыр композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ”га Эльмир Низамов үзе хәбәр итте.

“Төрле концертларда, проектларда катнашып, Мәскәү сәхнәсендә күп тапкыр чыгыш ясаганым булды, ә менә бөтенләй минем әсәрләремнән торган концерт Мәскәүдә әле беренче тапкыр оештырылачак", - диде Эльмир Низамов.

Композитор әйтүенчә, иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак. "Камера һәм вокал музыкасы булачак. Театраль әсәрләрдән берничә композициям тәкъдим ителәчәк", - диде ул.

"Сентябрь аенда мин Мәскәүдә композиторлар конкурсында катнашкан идем. Шушы бәйгедә махсус бүләк буларак А.Н.Скрябин музее миңа иҗади кичә уздырырга сертификат бирде. Мин бу мөмкинлектән файдаланым, концерт оештырырга булдым", - диде Эльмир Низамов.

Кичә 14 февральдә сәгать 19:00да Мәскәүнең А.Н.Скрябин музеенда үтәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100