news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә беренче Сабан туен оештырган Мөхәммәт Миначевны искә алдылар

Мөхәммәт Миначевка 25 мартта 80 яшь тулыр иде.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Мәскәү татарлары Асадуллаев йортында татар милли хәрәкәте эшлеклесе Мөхәммәт Миначевны искә алды. Бу хакта “Татар-информ”га “Мәскәү штабы” клубы координаторы Рөстәм Ямалиев хәбәр итте.

Мөхәммәт Миначев Совет чорыннан тормышы өзелгәнче татарларны берләштерү максатыннан эшләгән кеше диде ул.

Мөхәммәт Миначевка 25 мартта 80 яшь тулыр иде. Язучы, мөхәррир, «Ватан» фиркасе рәисе, татар патриоты Мөхәммәт Миначев 2018 елның 11 февралендә вафат булды.

Чарада 150 тирәсе кеше катнашкан. Искә алу кичәсенә Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Түбән Новгород шәһәрләреннән килгәннәр. Кунаклар арасында язучы һәм журналист Нәзифә Кәримова, татар җырчысы Роза Хәбибуллина һ.б. булган.

“Мөхәммәт Миначев 70 елларда беренче Сабан туен оештырган кеше. Татар халкын саклап калу өчен, татар әдәбиятын тарату өчен соңгы көннәренә кадәр көрәште. Мәскәүдә татарларга лаеклы лидер кирәк дип гел әйтә иде инде. Татар халкы өчен эшләгән эшләрен санап та бетереп булмый. 2017 елның ноябрендә Түгәрәк өстәлдә соңгы тапкыр очрашабыз дип кем белгән”, - диде Рөстәм Ямалиев.

Искә алу чарасын Мәскәү татар җәмәгатьчелеге һәм “Мәскәү штабы” клубы оештырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100