Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә беренче кар яуган
Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.
(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә беренче кар төшкән. Бу хакта һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковецка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Башкалада беренче кар катламы ноябрь башында көтелә, дип әйтте белгеч.
Һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә бүгенге төн ай башыннан алып иң салкыны булган. Иртәнге сәгать алтыга ВДНХ метеостанциясендә термометр баганасы плюс 2,8 градуска төшкән.
Синоптиклар сүзләренчә, һава температурасы төньяк-көнчыгышка китүче “Джессика” циклоны аркасында төшкән. Ул салкын һава агымына юл ачкан. Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз