news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә беренче кар яуган

Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә беренче кар төшкән. Бу хакта һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковецка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Башкалада беренче кар катламы ноябрь башында көтелә, дип әйтте белгеч.

Һава торышы үзәге мәгълүматлары буенча, Мәскәүдә бүгенге төн ай башыннан алып иң салкыны булган. Иртәнге сәгать алтыга ВДНХ метеостанциясендә термометр баганасы плюс 2,8 градуска төшкән. 

Синоптиклар сүзләренчә, һава температурасы төньяк-көнчыгышка китүче “Джессика” циклоны аркасында төшкән. Ул салкын һава агымына юл ачкан. Россиянең Европа өлешендә бүген төнлә җиңелчә кырау төшәчәк, дип кисәтә белгечләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot