news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә бер тәүлектә айлык норманың ун проценты кадәр яңгыр яуган

Пәнҗешәмбе көнне кичен федераль каналлар трансляцияне туктатып, Мәскәүдә давыл турында хәбәр иткән.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Мәскәүдә узган тәүлектә явым-төшем күләме ун миллиметр тәшкил иткән. Бу айлык норманың 13 проценты чамасы. РИА Новости агентлыгы «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Александр Синенковка сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Моңа кадәр Александр Синенков агентлыкка җомга көнне башкалада болытлы һава торышы көтелүе, кыска вакытлы яңгыр явачагы һәм 19 градуска кадәр җылытачагы хакында сөйләгән.

Пәнҗешәмбе көнне кичен федераль каналлар трансляцияне туктатып, Мәскәүдә давыл булачагы турында хәбәр иткән. Әлеге хәбәрне эфирга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы күрсәтмәсе белән биргәннәр. Тамашачыларны яңгыр һәм көчле җил хакында кисәткәннәр.

Үз чиратында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе яңгыр җомга көнне төн уртасыннан кичке алтыга кадәр явачагы хакында кисәткән. Җилнең тизлеге көн уртасында секундына 23 метрга кадәр көчәячәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100