news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә — БДБ илләренең мөселман лидерлары җыены

Очрашу фәнни-гамәли конференция кысаларында узачак


(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә БДБ илләренең мөселман лидерлары Мәскәүгә җыела. Очрашу “БДБ илләре мөселманнары —конфессияләр һәм милләтләр арасындагы татулык яклы” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция кысаларында узачак, дип белдерә Ислам.ру сайты.
Әйтергә кирәк, БДБ илләре мөселманнары лидерлары җыены әле беренче тапкыр гына оештырыла һәм ул Халыкара Ислам миссиясе оешмасы башлангычы белән үткәрелә.
Хәбәрдә әйтелгәнчә, мөселман лидерлары форумда БДБ илләрендәге динкардәшләребез арасындагы бердәмлекне ныгыту, шулай ук башка мәсьәләләр буенча да сөйләшү уздырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot