news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Тамашада "Алтын ай" бию ансамбле элеккеге һәм яңа биюләрен күрсәткән, башкорт шагыйрьләренең шигырьләрен укыганнар.

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). С.Орджоникидзе исемендәге Мәскәү дәүләт геология университеты концерт залында “Алтын ай” башкорт бию ансамбле башкорт телен яклап концерт куйган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Программада коллективның элеккеге һәм яңа биюләре күрсәтелде. Концертта шулай ук башкорт шагыйрьләренең шигырьләре дә яңгырады, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Биш яшьтән бирле иҗат коллективында шөгыльләнүче балаларыбыз үсеп бетте инде. Аларны карарга күңелле. Без, тамашачылар өчен бу бәйрәм якташларыбыз белән очрашу өчен тагын бер мөмкинлек. Башкортстаннан чыгучылар шундый зур мегаполиста бер гаилә кебек аралашып яшәвебез белән горурланабыз. Легендар биюләр безнең рухны күтәрә, башка милләтләр арасында үз халкын күрсәтә ала”, - дип сөйләгән әти-әниләрнең берсе Лилия Байморатова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100