news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә банктан 20 миллион сум акча урлаганнар

Акчаларның югалганын 10 гыйнварда белгәннәр.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүнең Пятницкая урамында урнашкан "Булгарбанк" офисыннан билгесез затлар 20 миллион сум акча урлаган, дип хәбәр итә ТАСС хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән. Акчалар 2016 елның 31 декабреннән башлап 10 гыйнварга кадәр арада югалган. Банк бүлеге җитәкчелеге полициягә мөрәҗәгать иткән. Урлау факты буенча жинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot