Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә банкет өчен түләргә теләмәгән кияү туйдан качкан
Полиция туй табыны өчен түләргә теләмәгән мәскәүлене тоткарлаган.
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Мәскәү полициясе туй банкете өчен түләүдән баш тарткан 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул рестораннан хатыны, туганнары һәм кунаклары белән качкан. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының башкала Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "ТАСС" хәбәр итә.
Сокольникида бер ресторан администраторы полициягә гариза язган, дип белдергәннәр хокук саклау органында. Аның сүзләренчә, туй банкетына 100 мең сумнан артык заказ ясаган кияү бары тик 20 мең сум акча гына түләгән, соңыннан калган сумманы түләүдән баш тарткан. Банкеттан соң ир хатыны һәм кунаклары белән рестораннан киткән.
Полиция хезмәткәрләре шикләнелә торган затның шәхесен ачыклаган, аны тоткарлаганнар һәм эчке эшләр органнарының территориаль бүлегенә китергәннәр. "Ялган юл белән милеккә зыян китерү яки ышанычтан начар ният белән файдалану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз