Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Балтачның Көшкәтбаш авылын картиналарга төшерәләр
Тумышы белән Көшкәтбаштан булган рәссам Фаяз Сафин авылның матур җирләрен мәңгеләштерә.
(Балтач, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, “Хезмәт”). Мәскәүдә яшәүче якташыбыз – подполковник, рәссам Фаяз Сафин Татарстанның Балтач районы Көшкәтбаш авылының матур җирләрен фотога төшереп китеп, шулардан бик матур картиналар иҗат иткән, дип яза Балтач районының “Хезмәт” газетасы.
Тумышы белән Көшкәтбаштан булган Фаяз абый әлеге картиналарын мәктәп бинасына урнаштыруыбызны үтенә. Кире кагабызмы соң инде шундый матур үтенечне, бик рәхәтләнеп, хәтта зур горурлык белән урнаштырачакбыз. "Мой любимый край – Яраткан туган ягым" сериясеннән әлеге картиналар һәркемнең күңелен әсир итәрлек. Без игътибарга да алмаган урам, тыкрык, биналарның картинадан балкып торуларын күрү шулкадәр күңелле. Рәссам алга таба да авылыбызның истәлекле урыннарын, өлкәннәрнең портретларын ясарга теләге барлыгын белдерә. Авылыбыз көннән-көн яңара, ә әлеге картиналарда күпме истәлек, тарих чагыла. Фаяз абыйга алга таба да иҗат уңышлары телибез, авылыбызга шушылай хөрмәт күрсәткәне өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итә "ШАТ-Көшкәтбаш" төркеме район газетасына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз