Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә “Бөек Идел юлы” маршрутын тәкъдим иттеләр
Татарстан туристик компанияләр өчен дә мөһим юнәлеш булып тора.
(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә “Бөек Идел юлы” төбәкара туристик маршруты презентациясе булып үтте, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.
Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
Равил Кәлимулла улы үз чыгышында республикада туризм үсеше уңышлы баруын, ЮНЕСКОның Россиядә урнашкан 29 объектының өчесе Татарстанда булуын билгеләп үтте.
“Республикага сәяхәткә килүчеләр елдан-ел арта, елына 3 млн якын турист килә. Шунлыктан әлеге проект бик кызыклы, ул Идел буе төбәкләрен берләштерә һәм шуның белән мөмкинлекләрне киңәйтә”, - дип билгеләп үтте Равил Әхмәтшин.
“Бөек Идел юлы” төбәкара туристик проектының өстенлеге шунда: маршрут берничә республиканы үз эченә ала. Биредә төрле мәдәният, төрле этник традицияләр, йолалар, кухня төрлелеге. Мәдәни-тарихи, табигый һәм милли үзенчәлекләрнең яраклашуы Урта Идел буйлап уникаль маршрутларга база булып тора”, - диде Сергей Иванов.
Татарстан туристик компанияләр өчен дә мөһим юнәлеш булып тора. Бүгенге көндә Казан – эчке туризмда гына түгел, читтә дә туристик лидер, - дип билгеләп үттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз