news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә “Атриум” сәүдә үзәге түбәсендә янгын чыккан

Сәүдә үзәгенә килүчеләрне һәм персоналны эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Мәскәүдә “Атриум” сәүдә үзәге түбәсендә янгын чыккан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын Мәскәү үзәгендә Курск вокзалы янында урнашкан сәүдә үзәге түбәсендә чыккан.

Хәзер бинадан сатып алучыларны һәм персоналны эвакуациялиләр.

Гадәттән тыш хәл сәбәпләре һәм янгын мәйданы ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot