news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә армия генералы Виктор Еринны искә алдылар

Виктор Ерин Казанда туган. Ул быел 19 мартта вафат булды.

Мәскәүдә армия генералы Виктор Еринны искә алдылар
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Россия башкаласында Офицерлар клубы утырышы кысаларында армия генералы, Россия Герое, Казанда туган Виктор Еринны искә алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Виктор Ерин быел 19 мартта вафат булды. Искә алучылар арасында аның фикердәшләре, клуб әгъзалары бар иде.

1983 - 1991 елларда СССР эчке эшләр министры урынбасары булган генерал-лейтенант Николай Демидов Ерин турындагы хатирәләре турында бүлеште, тормышындагы соңгы көннәрен, сәгатьләрен искә алды.

Генерал-полковник Искәндәр Галимов Виктор Еринның кыю, җаваплылыкны үз өстенә ала белгән кеше булуын җиткерде.

Очрашуда катнашучыларга Ерин турындагы “Категория сложности” документаль кинолентасы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Офицерлар клубы әгъзаларына актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт җиткереп, якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котлады.

Татарстан Республикасының Россиядәге вәкаләтле вәкиле шулай ук Офицерлар клубының яңа әгъзасын – тумышы белән Бөгелмә шәһәреннән булган космонавт-сынаучы Сергей Рыжиковны тәкъдим итте. Узган ел ул үзенең беренче космик очышын башкарган, хәзерге вакытта икенчесенә әзерләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100