news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Алтын Урда чорының археология һәм архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр

Чара 12 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә «Җомга көн кич белән» циклы кысаларында була.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). «Җомга көн кич белән» циклы кысаларында 12 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә «Алтын Урда һәм аннан соң оешкан дәүләтләр чорындагы Евразия төбәкләренең археология һәм архитектура һәйкәлләре» темасына лекция узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекцияне «Татарстан Республикасының татар төбәкләрен өйрәнүчеләр җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Алтын Урда комплекслы тарихи - археология экспедициясе җитәкчесе Альберт Борһанов укый.

Борһанов шулай ук Иран һәм Урта Азиядән Идел-Урал төбәгенә булган, ягъни Бөек ефәк һәм көмеш һәм Әхмәд Ибн-Фадлан юлларындагы археология һәйкәлләре темасына да кагылачак.

Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100