news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәүдә актив татар хатын-кызлары турында сөйләячәкләр
1926 елда башкалада - 17 мең, 1936 елда 57 мең татар исәпләнгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 16 март көнне Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә революциягә кадәр һәм Бөек Ватан сугышы алды елларында актив эшчәнлек алып барган татар хатын-кызлары турында сөйләячәкләр. Бу хакта җирле Татар мәдәни үзәге хәбәр итә.
"Революциягә һәм Бөек Ватан сугышы елларына кадәр Мәскәү татарларының хатын-кыз вәкилләре" лекциясен журналист, тарихчы Әхмәт Галимов укыячак.
- Мәскәү шәһәренә татарлар XIV гасырда күченеп килә башлый, калада Татар бистәсе формалаша. Алтын Урдадан чыккан һәм Идел буе татарларыннан гыйбарәт булган бистә шәһәрдән читтә исәпләнгән беренче бистәләрнең берсе. XVII гасырда ул шәһәргә кушыла. 1926 елда башкалада - 17 мең, 1936 елда 57 мең татар исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot