news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле видеоязмасын күрсәттеләр

Мәдәни чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында узды.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). 13 августта Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Г. Камал исемендәге театрның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле видеосы күрсәтелде. Бу хакта Бөтендөнья татр конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны Татар мәдәняте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов сәламләде. Ул театрның хәзерге заман милли сәнгатендә мөһим урын алып торуын һәм ватандашлар мәхәббәтен һәм игътибарын казануын искәртте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100