news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Ак Барс» белән ЦСКА очраша

Көндәшләр ил чемпионатлары кысаларында 56 очрашу үткәргән: казанлылар активында - 34 җиңү, 3 тигез исәп һәм 19 җиңелү

  (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә «Ак Барс» КХЛ чемпионатының чираттагы матчын үткәрә. ЦСКА белән очрашу 19.30 сәгатьтә башлана.

ЦСКА – «Ак Барс» матчында Алексей Раводин, Андрей Рогачев (икесе дә Мәскәүдән), Дмитрий Голяк, Иван Дедюля (икесе дә Минскидан) судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә. «Россия-2» һәм «ТНВ – Татарстан – Яңа гасыр» телеканаллары хоккей җанатарларына матчтан туры трансляция тәкъдим итә.

Көндәшләр ил чемпионатлары кысаларында 56 очрашу үткәргән: казанлылар активында - 34  җиңү, 3 тигез исәп һәм 19 җиңелү.

«Ак Барса» белән ЦСКА соңгы тапкыр бер ел элек очрашкан иде. Ул вакытта Мәскәүдә “барс”лар 0:2 исәбе белән оттырды һәм Казанда 4:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Бу хакта “барс”лылар матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100