news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә 30дан артык авиарейс тоткарланган һәм расписаниедән алынган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала идарәсе кар явуы, бозлавык һәм күз күреме начарлануы турында кисәтү таратты.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Һава шартлары начарлану сәбәпле, Мәскәү аэропортларында 31 рейс тоткарланган һәм расписаниедән алынган. Бу хакта «Яндекс.Расписание» сервисының сәгать 10дагы мәгълүматларына сылтама белән RT хәбәр итә.

Шереметьево аэропортында 11 рейс тоткарланган. Домодедовода 6 рейс тоткарланган һәм тагын 13е очыштан алынган. Внуковода бер рейс тоткарланган.

Элегрәк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башкала идарәсе кар явуы, бозлавык һәм күз күреме начарлануы турында кисәтү таратты.

news_right_1
news_right_2
news_bot