news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә 24 февральдә Халыкара туган тел көненә багышланган фәнни-гамәли конференция уза

Конференцияне Мәскәүнең “Туган тел” татар мәдәнияты җәмгыяте һәм башкаланың Көнчыгыш, Зеленоград, Төньяк, Үзәк округлары татарларының җирле милли-мәдәни мохтариятлары оештыра

(Казан, 16 февраль , “Татар-информ”). 24 февральдә Мәскәүдә 21 февраль – ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара туган тел көненә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Анда Мәскәү һәм Татарстанның күренекле галимнәре, мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләренең катнашуы көтелә.
Конференцияне Мәскәүнең “Туган тел” татар мәдәнияты җәмгыяте һәм башкаланың Көнчыгыш, Зеленоград, Төньяк, Үзәк округлары татарларының җирле милли-мәдәни мохтариятлары оештыра, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot