Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә 15 майдан һәркем коронавируска тикшерү үтә ала
Башкала мэры Сергей Собянин сүзләренчә, алынган скрининг мәгълүматлары Мәскәүдә чикләү чараларын йомшарту яки саклау өчен нигез булачак.
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Коронавируска массакүләм скрининг Мәскәүдә 15 майдан башлана, шәһәр халкына яңа метод буенча антитәнчекләр булу-булмауга тест узарга тәкъдим ителә. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин үз блогында хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС.
«Тест үткәрү өчен Мәскәү Хөкүмәте ИФА (иммунофермент анализы) методы буенча коронавируска каршы антитәнчекләрне ачыклау өчен автомат рәвештә кан анализаторы урнаштырды. Май ахырына шәһәрнең ИФА-тест системасының гомуми куәте тәүлегенә 200 мең анализдан артып китәчәк. Бу безгә 2020 елның 15 маеннан ук массакүләм һәм түләүсез скрининг программасын гамәлгә ашыра башларга мөмкинлек бирә», - дип язган мэр.
Шулай ук башкалада ИФА-тест нәтиҗәләрен онлайн-медкартада оператив рәвештә бастырып чыгаруның махсус механизмын эшлиячәкләр.
«Якын арада пациентларның электрон медицина картасында ИФА-тест нәтиҗәләрен оператив бастырып чыгару механизмы эшләнәчәк», - диелә хәбәрдә.
Мәскәүлеләрнең коронавируска алынган скринингы мәгълүматлары башкалада чикләү чараларын җиңеләйтү яки саклау өчен нигез булачак.
«Билгеле бер вакытта без мәскәүлеләрнең күпме өлеше коронавирус белән авыруын һәм иммунитет алуын төгәл беләчәкбез. Һәм иң мөһиме - инфекция таралуның реаль динамикасы нидән гыйбарәт икәнлеге билгеле булачак. Бу мәгълүматлар mos.ru порталында урнаштырылачак һәм медицина системасы эшен планлаштыру һәм гамәлдәге чикләүләрне саклап калу яисә йомшарту белән бәйле идарә итү карарларын кабул итү өчен нигез булачак», - дип язган мэр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз