news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү биржасында сатулар ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе төшкән

Нефтькә бәя арту сәбәпле, өч көн рәттән рубль дә үсә

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү биржасында сатулар ачылган вакытта доллар белән евроның бәясе төшкән: доллар август аеннан беренче тапкыр 63 сумнан, ә евро - 71 сумнан түбәнрәк булып алган. Ә рубль, нефтькә бәя арту сәбәпле, өч көн рәттән үсә, дип яза "Интерфакс".

Доллар буенча килешүләр 62,97-63,16 сум тирәсендә башланган, минут ярым эчендә курс 63,07 сумны тәшкил иткән, бу алдагы көн белән чагыштырганда, 26 тиенгә кимрәк. Евро курсы 49 тиенгә кимеп, 70,98 сум булган. Бивалюта кәрзине 36 тиенгә арзанаеп, 66,63 сумны тәшкил иткән.

Доллар гамәлдәге рәсми курстан - 2,03, евро 1,97 сумга арзанрак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100