news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү беркайчан да Курил утрауларыннан баш тартмаячак - Матвиенко

Бары тик үзара хезмәттәшлекне ныгыту исәбенә генә аңлашуга ирешеп була, Россия хезмәттәшлеккә ачык, дип белдерде Федерация Советы спикеры Япониядә.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Курил утрауларына кайсы ил хуҗа дигән проблема Японияне генә борчый, Россия өчен исә утраулар кемнеке булуы бәхәссез, Россия беркайчан да Курил утрауларыннан баш тартырга, бигрәк тә аларны Токио юрисдикциясенә тапшырырга җыенмый, дип белдерде Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко Япониягә эшлекле сәфәре вакытында. Бу хакта "РИА Новости" хәбәр итә.

"Курил утрауларына килгәндә, аларның кемнеке булуы Япония өчен генә бәхәсле, Россия өчен түгел. Алар Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча безгә күчте, бу халыкара документларда теркәлгән. Шуңа күрә Россия хокукы шик тудырмый. Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин белдергәнчә, без территорияләр белән сату итмибез. Без ике якны да канәгатьләндерә торган килешүгә әзер", – диде Федерация Советы спикеры.

Валентина Матвиенко фикеренчә, үзара аңлашуга бары тик төрле яклы хезмәттәшлекне ныгыту исәбенә генә ирешеп була, Россия исә хезмәттәшлеккә ачык, Япония дә аның өчен Азия-Тын океан төбәгендә мөһим партнерларның берсе.

Искәртеп үтик: Япония 1855 елдагы сәүдә һәм чикләр турындагы Трактатка нигезләнеп, дүрт утрауга дәгъва итә. Шуны шарт итеп, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганнан бирле Япония Россия белән тынычлык турында килешү төзүдән баш тарта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100