news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Мәскәү балалары герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгедә катнаша ала
Җиңүчеләрне берничә номинациядә бүләкләячәкләр.
Скопировать ссылку
tatmsk.tatarstan.ru
(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы номерлы татар компонентлы мәктәбендә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге узачак. Бу хакта Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
"Батырлыгы гасырларда калыр" дип исемләнгән конкурста мәктәп укучылары, иҗат коллективлары, балалар йортлары, интернат мәктәпләр, әдәби студияләр катнашырга хокуклы.
Жюри аларга вокал, сүз сәнгате, иң яхшы авторлык шигыре, проза жанрында иң яхшы авторлык эше, иң яхшы белем бирү-тикшеренү эше, иң яхшы проект номинацияләрендә бәя бирәчәк.
Бәйгенең җиңүчеләре 13 февраль көнне ачыкланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot