news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү аэропортында тыйнак мода коллекциясен күрсәттеләр

Мода күрсәтү чарасы мәдәниятләрне һәм инновацияләрне берләштерүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). 18 мартта бөтендөньяга танылган популяр дизайнерлар Мәскәүнең “Внуково” Халыкара аэропортында Россиядә беренче тапкыр тыйнак мода коллекциясе күрсәтте. Бу чара мәдәниятләрне һәм инновацияләрне берләштерүгә юнәлдерелгән.

Чарада күпсанлы кунаклар булды. Алар арасында Россия фэшн-бергәлегендә танылган экспертлар һәм дизайнерлар бар иде. Чарада Тунис дипломатик миссиясе җитәкчесенә хезмәттәшлек буенча эшлекле программаны дәвам итү мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.

Елена Шипилова "Дыхание ангелов", "Irada" - "Движение вверх" фэшн-брендын, “Түбәтәй” көнчыгыш базары” Халыкара мәдәният үзәге җитәкчесе Фатыйма Арифҗанова Үзбәкстан дизайнеры Мәликә Шакировадан искиткеч чапаннар, Надежда Шибина стимпанк стилендә "Где живут сказки" перфомансын тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100