news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәү аэропортында шартлаткыч турында ялган хәбәр өчен Татарстан кешесен тоткарлаганнар

Хокук сакчылары аэровокзалларны җентекләп тикшергәч, шикле әйбер тапмаган.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Телефон террорчысын Мәскәүнең өч аэропортына «мина куйган» өчен тоткарлаганнар. Татарстан кешесе шул хакта ялган хәбәр биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк Федераль округ буенча Транспорт идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән полициягә бер ир-ат шалтыратып, «Внуково», «Домодедово» һәм «Шереметьево» аэропортларында шартлаткыч җайланмалар урнаштырылуы хакында хәбәр итте», - дип белдерделәр ведомствода.

Хокук сакчылары аэровокзалларны җентекләп тикшерсә дә, бернинди шикле әйбер тапмаган.

Телефон террорчысының Татарстан кешесе икәнлеге «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары аша билгеле булды. Хәзерге вакытта әлеге ир-ат тоткарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot