news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү аэропортларында 100гә якын рейс тоткарланган

Мәскәүдә кар яву дәвам итә, шулай итеп биредәге аэропортларда тоткарланган рейслар саны да арта.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Мәскәүдә кар яву дәвам итә, шул сәбәпле биредәге аэропортларда тоткарланган рейслар саны да арта. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

“Аэродром хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшли, техника очып китү һәм очып төшү полосаларын, билгеле территорияләрен һәм перроннарны чистарта. Бу берникадәр кыенлыклар тудырырга мөмкин, ягъни рейслар 1,5-2 сәгатькә тоткарланачак”, - дип белдергән авиадиспетчер хезмәтендәге чыганак.

"Яндекс.Расписание" сервисы мәгълүматлары буенча, шимбә көнне иртән Мәскәү аэропортларында 100 гә якын рейс тоткарланган һәм тагын 6 рейс расписаниедан алынган.
Бигрәк тә “Ширәмәт” аэропортында вазгыять катлаулы, анда 65 рейс тоткарлана, "Домодедово" 31 рейс тоткарлана, 5 рейс алынган, "Внуково"да 9 рейс тоткарланган, берсе расписаниедан алынган.

Алты рейс запас аэродромнарга күчерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100