news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәшгульлеккә ярдәм итү» проекты кысаларында 6,3 мең татарстанлы белем алуга кереште

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырылган иде:

— эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;

— 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;

— 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.

Укуларның максаты — укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү).

Белем бирү оешмалары укулар башланыр алдыннан гражданнар белән эшкә урнашуны (эш белән тәэмин ителүне саклау) буенча йөкләмәләрне күздә тоткан шартнамәләр төзи. Укулар тәмамланганнан соң гражданнар элеккеге эш урынында мәшгульлекне саклау яки яңа эш урынына эшкә урнаштыру буенча әлеге йөкләмәләрне үтәргә тиеш.

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле.

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла.

2021 елның 30 декабренә Татарстан Республикасы буенча барлыгы 7 805 гариза бирелгән. Укуга 6 313 татарстанлы кереште, дип яза ТР Хезмәт министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100