news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәшгульлек үзәге яшьләрне хезмәт урыннары ярминкәсенә чакыра

Килүчеләр һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән очраша һәм хезмәт буенча белгечләрдән мәгълүмат белешә ала

(Казан, 25 март, “Татар-информ”). 6-8 апрель көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә 7-11 класс укучылары һәм мәктәп тәмамлаганнар, эш эзләүче яшьләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрелә. “Мәгариф. Карьера-2010” дип аталган әлеге чарада яшьләр һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән очраша һәм укыту шартлары белән таныша, хезмәт буенча белгечләрдән мәгълүмат белешә ала. Шулай ук аларга теге яки бу һөнәр сайлауда ярдәм күрсәтелә, тест аша нәтиҗә чыгарыла, “Беренче эш урыны” программасы буенча консультация бирелә.

Казан мэриясеннән алынган белешмә буенча, ул көннәрне “Казан ярминкәсе”нә шәһәр предприятиеләренең кадрлар хезмәтләре вәкилләре, күчмә мәшгульлек үзәге, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге, Квалификацияләрне үстерү региональ агентлыгы һ.б. оешмалар вакансияләр буенча бушлай хезмәт күрсәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot