news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәшгульлек хезмәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы эшкә урнашкан кешеләр санына бәйле булачак

Татарстанда 2017 елда мәшгульлек хезмәтенең хезмәт нәтиҗәлелеге коэффициенты күрсәткече гамәлгә кертелә.

  (Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). 2017 елда республиканың эш белән тәэмин итү хезмәтендә эшләүчеләр өчен аларның хезмәт нәтиҗәлелеге күрсәткечләре гамәлгә кертелә. Яңа елдан башлап, аларның хезмәт хакы алар тарафыннан эшкә урнаштырылган татарстанлылар санына турыдан-туры бәйле була. Бу хакта Татарстан хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

“Бездә эш белән тәэмин итү хезмәте өчен хезмәт нәтиҗәлелеге коэффициенты күрсәткече гамәлгә кертелә. Әлеге хезмәтнең белешмәләр базасындагы вакансияләр саны эш белән тәэмин итү хезмәте хезмәткәрләре санына туры килергә тиеш. Без бүген эш бирүче белән эшләүдә, аларның вакансияләрен үзебезгә тартып чыгару өчен, кызыксынулы булырга тиеш”, - дип аңлатты министр. Икенчедән, 1 белгечкә исәпләгәндә, эшкә урнаштырылган гражданнар саны кимендә 75кә җитәргә тиеш. Һәрбер хезмәткәр эшкә урнаштыру өчен җаваплы, хезмәт хакы шуңа, ягъни эшенең нәтиҗәсенә бәйле була. Аның сүзләренчә, инвалидларны эшкә урнаштыру саны буенча әлеге күрсәткечне күтәрергә һәм республика буенча 6 мең кешегә җиткерергә кирәк. Аннан соңгы индикатор – югары уку йортларын һәм һөнәр лицейларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру. Аерым алганда, эш белән тәэмин итү хезмәтенең һәр белгеченә 2 меңләп кеше туры килә, диде Эльмира Зарипова.

Хезмәт министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар 2017 елдан республиканың белгечләргә булган ихтыяҗын фаразлауны формалаштыру эшенә керешәчәк, дип билгеләп үтте ул. “Һәр муниципалитетның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе бар, аларда шушы вакыт эчендә тәгаен җитештерү мәйданнары булдыру каралган. Яңа производстволар төгәл эш урыннарын һәм аерым белгечләр таләп итә. Әйтик, муниципалитет кирпеч яки шикәр заводы ачарга җыена икән, аларда эшләргә нинди хезмәткәрләр кирәк булачагы аңлашыла. Һәм менә эш белән тәэмин итү хезмәтләре, шушы белешмәләрне исәпкә алып, ихтыяҗларны фаразлауны формалаштыруда катнашачак. Бу заман таләбенә туры килә”, - дип сөйләде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100