news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәшгульлек хезмәте башлыгы хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләрне атады

Россия төбәкләре арасында хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләр Приморье, Хабаровск крайлары, шулай ук Кемерово һәм Амур өлкәләре.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Россия төбәкләре арасында хезмәт хакы буенча иң зур бурычлы төбәкләр Приморье, Хабаровск крайлары, шулай ук Кемерово һәм Амур өлкәләре. Бу хакта Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте җитәкчесе Всеволод Вуколов җиткергән.

Ул шулай ук хезмәт хакы буенча бурычлылар исемлегендә Мурманск, Әстерхан өлкәләре һәм Красноярск крае булуын да хәбәр иткән.

“Бурычлыларның дүрттән бере банкрот оешмаларга туры килә, шунлыктан милек хуҗасын канунда каралган субсидия җаваплылыгына тарту механизмын актив куллану мөһим. Шулай ук намуссыз арбитраж идарәчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту кирәк”, – дип шәрехләгән Вуколовны ТАСС агентлыгы.

Алдан Дәүләт федераль статистика хезмәтендә ноябрь аенда хезмәт хакы буенча бурычлар бер ай эчендә 3,5 процентка артып, 3,5 млрд сумга җитүен хәбәр иткән иделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100