Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шакиров Наил Шәйхетдиновны искә алу кичәсендә: Чирмешән Наилне, Наил Чирмешәнне күтәрде
Наил Шәйхетдинов Чирмешән җиренә беркайчан да битараф булмады, ди артистның авылдашы.
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Наил Шәйхетдинов якташларыннан театрал ясады, дип саный Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Н.Шәйхетдиновның авылдашы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров.
Исегезгә төшереп узабыз, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Наил Шәйхетдиновны искә алу һәм Чирмешән районының Казандагы якташлык җәмгыяте оешуга 25 ел тулуга багышланган очрашу булып узды.
“Без яшьтәшләр булмасак та, бер чорда үстек, чөнки энекәше Камил белән классташлар идек, - ди Минсәгыйть Шакиров. - Наил Казанга китеп Күчмә театрга эшкә урнашкач, аның янына сугылып чыга торган булдык. Казанга килгәч, театрга да барырга форсат чыгып тора бит инде. Ягъни үзебез дә сизмәстән, без театраллар булып киттек. Менә нишләтә бит ул иҗат эше, сәнгать! Шуны да өстәп әйтәсем килә: Наил эшләгән театр Чирмешән якташлар җәмгыятенең бер филиалы, үзенә күрә бер штабы хезмәтен үтәде”.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз