news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шаһиәхмәтов: Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауларны оештыруга югары бәя бирде

“Сайлауларга татарстанлылар зур кызыксыну белән килде”, - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

М.Шаһиәхмәтов: Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауларны оештыруга югары бәя бирде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Татарстанда сайлауларны оештыруга югары бәя бирде. Бу хакта бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы мәгълүмат-эксперт үзәге матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидһәт Шаһиәхмәтов җиткерде.

“Хәзер генә Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова җитәкчелегендә видеоконференция режимында киңәшмә төгәлләнде”, - дип сөйләде спикер.

Ул Татарстанда тавыш бирү тыныч үтте, дип белдерде. “Сайлауларга татарстанлылар зур кызыксыну белән килде”, - дип билгеләп үтте Мидһәт Шаһиәхмәтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100