news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шәймиев “Зенит–Казан” клубы волейболчыларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады
ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә 2009 елгы Россия Кубогында җиңүләре уңаеннан “Зенит–Казан” волейбол клубы әгъзалары белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 29 декабрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә 2009 елгы Россия Кубогында җиңүләре уңаеннан “Зенит–Казан” волейбол клубы әгъзалары белән очрашты.
“Сез киеренке көрәштә өченче мәртәбә Россия Кубогын яуладыгыз. Моңа бары тик тәҗрибәле, көчле команда гына ирешә ала. Сезне шәхсән үз исемемнән, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән чын күңелдән котлыйм”, – дип тәбрикләде Минтимер Шәймиев Калининградтан җиңү яулап кайткан волейболчыларны.
Искәртеп узабыз, 27 декабрь көнне Россия Кубогы өчен узган матчта “Зенит–Казан” беренче тапкыр турнирның шундый стадиясенә килеп җиткән “Локомотив” командасын җиңде.
ТР Президенты Казан Кремлендәге очрашуда билгеләп үткәнчә, 10 ел эчендә республикада профессиональ волейбол командасы оешты, ул Россиянең югары лигасы һәм Ауропа Чемпионнар лигасында искиткеч уңышларга иреште.
ТР Президенты команданың тренерлар штабына, “Зенит–Казан” клубы һәм ТР Волейбол федерациясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Республика башлыгы “Зенит–Казан” волейбол клубының баш тренеры Владимир Алекно һәм клубның капитаны Ллой Боллга аерым рәхмәт әйтте.
Минтимер Шәймиев волейболчыларга 2010 елда уңышлар теләп калды, Россия чемпионаты һәм Ауропа Чемпионнар лигасында “Зенит–Казан” клубының җиңүләре дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Очрашу барышында республика башлыгы “Зенит–Казан” командасына һәм клубның баш тренеры Владимир Алекнога Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. ТР Волейбол федерациясе президенты Илһам Рәхмәтуллин “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды. Республика башлыгы шулай ук волейбол клубы уенчылары – Ллой Болл, Клейтон Стенли һәм Сергей Тетюхинга “Татарстан Республикасы Президентыннан” исемле сәгатьләр тапшырды.
Команда әгъзалары исә ТР Президентына 2009 елгы Россия Кубогы алтын медален, “Зенит–Казан” командасы билгесен һәм истәлекле фото бүләк итте.
Очрашу ахырында команда әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты белән истәлеккә фотога төште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2