news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев Зөядә һәм Болгарда кунакларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычын куйды

ТР Дәүләт киңәшчесе “Татарстанның Мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар” проекты буенча 2018 елга планнар турында киңәшмә үткәрде.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев республика министрлыкларына Зөядә һәм Болгарда туристларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычын куйды. Ул  Болгарга һәм Зөягә туристлар өчен генә түгел, ә республикада яшәүчеләр өчен дә сәфәр планын уйларга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, тагын бер актуаль бурычларның берсе – объектларның куркынычсызлык комплексы системасын булдыру. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткерә.

2017 елда “Татарстанның Мәдәни мирасы – Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар” проекты ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, әмма әле алда зур эшләр тора, диде Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ведомствоара киңәшмәдә.

Зөя утрау-шәһәрчегендә Успенский соборында, Никольск чиркәвендә, ир-атлар монастырендә, кайбер архитектура һәйкәлләрендә ремонт-реставрация эшләре дәвам итә. 2018 елда биредә, шул исәптән илдә бердәнбер Агач археологиясе музеенда экспозияцияләре булдырыла.

Болгарда тарихи объектларда ремонт-реставрация һәм Идел елгасы яр буен төзекләндерү  эшләре дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100