news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев: “Яңадан торгызылган Болгар һәм Свияжск кешеләрне рухи тарту урыны булырга тиеш"
Татарстан Президенты республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итүдә катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 20 март, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казанда, “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында республиканың Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу фондын тәкъдим итү узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Фондны тәкъдим итү чарасында ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы әгъзалары, Россия Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, Россия Федерациясенең Идел буе федераль округы белән Татарстан Республикасы буенча дәүләт идарәсенең территориаль структура органнары җитәкчеләре, Президент аппараты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек башлыклары, иҗтимагый берләшмә, милли–мәдәни мөхтәрият, республиканың предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банк системасы, туристлык бизнесы, дини оешма, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, вуз ректорлары һ.б. катнашты.
Чара “Яңадан торгызу” фондынынң эмблемасын тәкъдим итүдән башланды.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгар белән Свияжск мәдәният һәйкәлләре гомумроссия мәгънәгә ия дип билгеләп үтте. Хәзер
бу объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча эшләр алып барыла. Ике һәйкәл дә бик матур урында, Идел буенда урнашкан. 922 елда Болгар территориясендә ислам дәүләт дине буларак кабул ителгән. Бу Россия мөселманнары өчен изге урын.
Болгар белән Свияжск территориясендә кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырыга, тирихи һәйкәлләрне төзекләндерергә һәм туристлар килеп карарлык итәргә кирәк, дип белдерде ТР Президенты. Инфраструктураны җайга салу зарур. Яңадан торгызылган Болгар белән Свияжск безнең якның традицияләре символы булырга тиеш.
ТР Президенты һәр татарстанлының бу изге эштә катнашырга һәм зур кыйммәткә ия һәйкәлләрне яңадан торгызуга үз өлешен кертү мөмкинлеге булуын аеруча билгеләп үтте. Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен яңадан торгызу дәүләт, бизнес, дини һәм җәмәгатьчелек оешмалары өчен зур уртак проект булачак, – дип ышана Минтимер Шәймиев.
Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен яңадан торгызу проекты Россия җитәкчелеге – РФ Президенты Дмитрий Медведев белән РФ Премьер-министры Владимир Путин тарафыннан хуплау тапты, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Финанслау паритетлы нигездә федераль үзәк белән республика арасында гамәлгә куелачак.
Республика Илбашы сүзләренчә, проектка бизнес бергәлекләренең ярдәме дә кирәк, алар һәрвакыт ТРда социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруга булышып килде. Зур иганәчеләр үзләре риза булып аерым объектларны торгызуны үз өсләренә алса әйбәт булыр иде. Бу объектларны 2010–2011 еллар дәвамында тапшыру ниятләнә.
“Яңадан торгызылган Болгар белән Свияжск кешеләрне рухи тарту урыны булырга тиеш”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Безнең уртак күркәм эшебезне замандашларыбыз һәм яшь буын тиешенчә бәяләячәк. Без эшкә тотынгач уңыш киләчәгенә ышанам. Без булдырабыз!”
“КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин үз чыгышында, читтә калырга ярамый торган эшлөр бар дип билгеләп үтте һәм барчабызны ТР Президентының Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен торгызу инициативасын хупларга чакырды. “Бәхетле” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова объектларны торгызуга 1 млн. доллар күчерәм, дип белдерде.
“Татнефть” ҖЧҖ 2010 елда фондка 200 млн. сум күчерә һәм 2011 елда да шул кадәр үк. Бу хакта җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев белдерде.
Бу чарада Фондка ярдәм итүне хуплап Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский да видеомөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, республика территориясендә мәдәни һәйкәлләрне саклау Татарстанга гына түгел, ә бөтен Россия өчен мөһим. Болгар белән Свияжск һәйкәлләрен торгызу проекты – ул бөтен Росиия төбәкләре өчен яхшы үрнәк. Михаил Пиотровский “Яңарыш” фондына уңышлар теләде.
Тәкъдир итү чарасында Валентина Перфильева Татарстан ветераннары исеменнән чыгыш ясады, ул да фондка беренчеләрдән булып акча күчерүчеләрнең берсе. Аның сүзләренчә, ветераннар ТР Президентының “Яңарыш” фондын булдыру инициативасын хуплый.
ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов фондны ачу – ул мәдәни мирасны яңадан торгызу эшендә җитди адым, дип билгеләп үтте. Проект күп көч һәм финанс ресурслар таләп итә. ТР Хөкүмәте фондны финанслау кысаларында 400 млн. сум бүлеп бирде, акча күчерелгән инде. Бу максатларга юл һәм торак төзелеше инвестицион программалары кысаларында шулай ук 200 млн. сум каралган. Хәзер федераль акчаларны җәлеп итү буенча зур эшләр башкарыла.
“Бүген бик җитди һәм зур программа старт ала. Мин проектның уңышлы булуына һәм безнең барысын да булдыруыбызга шигем юк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2