Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шәймиев Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык җитәкчесе А. Савинов белән очрашты
Анда республикада урман хуҗалыгының торышы һәм үсеш перспективалары хакында сүз барды
(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык җитәкчесе Алексей Савинов белән очрашты. Анда республикада урман хуҗалыгының торышы һәм үсеш перспективалары хакында сүз барды. Очрашуда шулай ук РФ Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы Фатих Сибагатуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР урман хуҗалыгы министры Валерий Власов катнашты.
Билгеле булганча, бүген ТР Министрлар Кабинетының федераль агентлык җитәкчесе катнашында узган утырышында ТР ның 2018 елга кадәр урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе проекты каралды. Президент белән очрашудан соң журналистлар белән булган әңгәмәдә Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык җитәкчесе Алексей Савинов белән ТР урман хуҗалыгы министры Валерий Власов әлеге документның кайбер моментларына тукталып узды. Татарстан стратегиясе 2020 елга кадәр РФ урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе белән килештереп эшләнгән. Федераль агентлык җитәкчесе Татарстан урман хуҗалыгының хәлен массивларны янгыннан, авырулардан саклау, яңарту ягыннан канәгатьләнерлек дип саный. Ул стратегиянең республика өчен мөһимлеген ассызыклап узды. Министрлар Кабинеты утырышында федераль агентлык тарафыннан бу документка кайбер күрсәтмәләр дә тәкъдим ителгән. Валерий Власов белдергәнчә, Президент тарафыннан агымдагы елның мартында расланган ТР Урман планы республиканың 2018 елга кадәр урман хуҗалыгын үстерүне күздә тота. Шуңа күрә стратегия дә шушы вакытка кадәр эшләнгән.
“Стратегиянең нигезендә - булганны саклау һәм тагын да күбәйтү ята”, - ди министр. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда урманнар чагыштырмача аз өлешне алып тора. Республикада урман массивларының гомуми мәйданы 17 проценттан артмый. “Территориябезнең экологик каркасын арттырырга телибез”, -ди Валерий Власов. Аның сүзләренә караганда, республикада нефтехимия тармагы, Түбән Кама нефть-сәнәгать узелы үсеш кичергән бер чорда урман мәйданнарын киңәйтүгә ихтыяҗ зур. Шушы ук фикерне Алексей Савинов та кабатлады. Урман хуҗалыгын үстерү стратегиясе республикада урманнар мәйданын 18 процентка җиткерү мөмкинлеген бирәчәк. Ике ведомствоның алга таба эшчәнлегендә бу юнәлешкә зур игътибар биреләчәк.
Шуның белән беррәттән республика урманнарының сыйфатын яхшыртырга да кирәк. Министр белдерүенчә, бу эш урманнарны карт агачлардан чистартудан башланырга тиеш. Ә аларны, үз чиратында, эшкәртергә кирәк булачак. Бу - агач эшкәртү предприятиеләре төзелешенә этәрә. Бүген инде инвестиция проектлары нигезендә шундый предприятиеләр төзү буенча сөйләшүләр алып барыла.
Урман хуҗалыгы өлкәсендә алга куйган бурычларны югары әзерлекле кадрлардан башка хәл итү мөмкин түгел. Алексей Савинов тармак өчен белгечләр әзерләүне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, урман хуҗалыгы техникумнарын яңа технологияләргә нигезләнгән институтлар дәрәҗәсенә күтәрү зарур, дип саный. Боларның барысы да, аның фикеренчә, урманчы һөнәренең абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз