news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев: “Укытучының статусы, аңа булган ихтирам алгы планга чыгарга тиеш”
Бүген “Пирамида”да Татарстанда Укытучы елына рәсми старт бирелде
Скопировать ссылку
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Быел Россия күләмендә, шул исәптән Татарстанда, Укытучы елы дип игълан ителде. Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “Пирамида”да узган тантанада Татарстанда аңа рәсми старт бирелде.
Минтимер Шәймиев бу чараны Укытучы елында республика күләмендә уздырылган беренче ачык дәрес дип атады. Аның төп катнашучылары республиканың талантлы уллары һәм кызларын тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган мөгаллимнәр, аларның элеккеге шәкертләре – республика җитәкчеләре, депутатлар һ.б.булды. Алар алдында дәрес уздырган Президент Укытучы елында башкарылачак мөһим бурычларга тукталды.
“Моннан берничә еллар элек республикада Хәйрия елын игълан иткәндә, ул җәмәгатьчелектә яңгыраш табырмы, без бу елларда көчле үзгәрдекме, дигән шикләр дә туган иде. Хәйрия елында башкарылган реаль эшләр бу шикләрне таратты, уйлаган ниятләр барып чыкты. Күпме кеше чакыру сигналын күтәреп алып, әлеге мәрхәмәтлелек акциясенә кушылды! Матди планда зур эшләр башкарылды. Нәтиҗәләр күңелләребез түрендә мәрхәмәт, шәфкатьнең яшәвен тагын бер кат раслады. Бу изге ниятләр һәм гамәлләр Хәйрия елын алмаштырган Гаилә, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау елларында да дәвам итеп, үстерелде”, -дип билгеләп үтте республика башлыгы. Президент уйлавынча, бу елларны уздыруда ирешелгән иң зур казаныш - формальлектән азат булып, сүзне эш белән раслаудан гыйбарәт. Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек традицияләре Укытучы елының да нигезендә ятарга тиеш.
“Без барыбыз да элекке укучылар яки бүген белем алучылар. Һәрберебез укытучылар өчен нинди игелекле гамәл күрсәтә алуын үзенә билгеләргә тиеш. Моны һич дәүләт вәкаләтләрен йөкләргә тырышу дип аңларга ярамый. Бу һәркем өчен күңел чакыруы булырга тиеш. Без укытучы елын шуннан башлаячакбыз”, - дип ул залга мөрәҗәгать итте.
Президент бедерүенчә, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту, оптимальләштерү дә кирәк. Әмма бүген иң мөһиме- җәмгыятьтә укытучының хәле, аңа булган ихтирам, аның статусы. Алар алгы планга чыгарга тиеш. “Матди яктан башка мөмкин булмаса да, боларга ирешүне акчага гына кайтарып калдырырга ярамый. Җәмәгатьчелекнең бу һөнәр ияләренә карата игътибарын артыру аларның үзләренең аңнарыннан тора. Президент бу юлда, беренче чиратта, укытучы белән ата-ана җаваплылыгын берләштерү кирәк дип саный. Ике арада ихтирам шуннан башлана.Еш кына ата-аналарда балалары өчен җаваплылыкны мәктәпләргә аударып калдыру омтылышы күзәтелә. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, бала өчен җаваплылыкны ата-ана һәм мәктәпкә аерып карарга ярамый. “Бала, беренче чиратта, ата-ананыкы. Ата-ана баласын ышанып мәктәпкә, балалар бакчасына бирә икән, бу эшне алар кулга-кул тотынып эшләргә тиеш. Укытучы елы бу аңлашуны ныгыту өчен хезмәт итәргә тиеш”, -ди республика башлыгы.
Минтимер Шәймиев Укытучы елы традицияләрен бер ел белән генә чикләргә ярамый, дип саный. Быел ул җәмәгатьчелекнең аңын кузгату елы булса, бу юнәлештә башкарылачак эшләр киләсе елларда да дәвам итәргә тиеш. Шуның өчен Президент алдагы елларны Укучы, Ата-ана һ.б. еллар дип игълан итү ихтималын искәртте.
Минтимер Шәймиев ассызыклавынча, илдә барган реформалар арасында мәгариф системасындагы иң катлаулысы. Ул аңны, менталитетны үзгәртү белән бәйле. Икенчедән ул балаларның, алар аша илнең киләчәге белән бәйле. Бүгенге шартлардаәлегә илне модернизацияләүгә сәләтле конкурентлы кешеләре аз, дип исәпли Президент. Аның фикеренчә, бүгенге шартларда бар өлкәдә көчле сыйфатлар, әзерлек таләп ителә. Бу тәрбиядә дә, белем дәрәҗәсендә дә, лидер булырга омтылышта да чагылырга тиеш. “Кеше һәр кече уңыштан канәгатьлек алырлык булсын. Бәхет ул шунда. Республикада “Без булдырабыз” дип игълан ителгән девиз һәркем өчен “Мин булдыра алам” дип күчә. Һәркем шуны үзеннән таләп итәргә тиеш”, -ди Президент. Шул ук вакытта ул илдә мәгариф реформасын бик сак уздыру кирәклеген искәртте. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары да мәгариф учреждениеләре, аеруча мәктәпләрдә белем бирү процессын яктыртканда бик сак килергә тиеш.
Мәгълүмат чаралары дигәннән, Президент аларда мәрхәмәтлелек үрнәге җитми дип саный. Аның фикеренчә, бүгенге һәм элекке мөгаллмнәрнең фикерләрен ил аудиториясенә җиткерү бик уңышлы гамәл булыр иде. Экраннарга укытучыларны укучылары белән чыгару да файдалы булачак. Президент Татарстанда бу мәрхәмәтлелек үрнәге һичшиксез тормышка ашырылачак дип ышандырды, һәм федераль дәрәҗәдә дә моңа игътибар бирелер дигән өметтә калды.
Мөгаллимнәрне матди яктан кызыксындыруга килгәндә, ил күләмендә бу мәсьәлә “Яңа мәктәп” дигән Президент программасы, оптимальләштерү, аерым программалар буенча премияләр, грантлар аша хәл ителә. Бу эшләр агымдагы елда да дәвам итәчәк.
Минтимер Шәймиев республиканың барлык мөгаллимнәрен Укытучы елы белән котлап, аларга укучылар исеменнән рәхмәт белдерде. Президент сәхнәдән яңгыраткан символик кыңгырау Укытучы елында башланачак зур эшләргә чакыру булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2