news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Шәймиев: “Татарстанда Президент та һәм Премьер-министр да булырга тиеш дип саныйм"

ТР Президенты фикеренчә, Татарстан Хөкүмәте статусы чикләнгән булырга тиеш түгел

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм республика ГМЧ журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде. Анда ул төбәкнең югары башкарма хакимияте структурасы уңаеннан үз фикерен белдерде.
“ТР һәм РФ Конституциясе буенча да Татарстан – ул дәүләт. Республикада Президент та һәм Премьер-министр да булырга тиеш дип саныйм. Мин Татарстан Хөкүмәте статусы чикләнгән булуын теләмәс идем”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot