news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев:“Татарстан РФ һәм Фәләстин арасында хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнашачак”

Бүген Кремльдә Фәләстин милли администрациясе башлыгы Мәхмүд Аббас белән очрашуда икътисади, мәдәни, гуманитар багланышлырны үстерү хакында сүз барды

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан Россия белән Фәләстин арасында икътисади, мәдәни, гуманитар багланышларны үстерүдә актив катнашачак. Бүген Кремльдә Фәләстин милли администрациясе башлыгы Мәхмүд Аббас белән очрашуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев шулай дип белдерде.

Белгәнебезчә, Фәләстин лидерының Татарстанга сәфәре Россиягә рәсми визиты кысаларында оештырылды. Моңа кадәр Мәхмүд Аббас Сочида ил башлыгы Дмитрий Медведев белән очрашкан, Мәскәүдә очрашулар уздырган иде.

Россия белән әлеге Якын Көнчыгыш дәүләте арасындагы рәсми мөнәсәбәтләр 1976 елда урнаштырыла. Ул чакта Мәскәүдә Фәләстинны азат итү оешмасының вәкиллеге ачыла. Соңрак ул Фәләстин дәүләтенең илчелеге итеп үзгәртелә. 1998 елдан бирле Фәләстинның Россия белән дуслык җәмгыяте эшләп килә. Ике ил җитәкчеләренең югары дәрәҗәдәге аралашуы соңгы елларда тагын да активлашты. 2008, 2009 елларда Фәләстинның хәзерге лидеры Мәхмүд Аббас Россиядә булып киткән иде.Ул вакытларда милли администрация башлыгы илнең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә –Чечня белән Дагыстанда булды.

Быелгы сәфәр программасына Татарстанның кертелүе табигый. Төрле милләт һәм конфессия вәкилләре тату яшәгән республика һәм аның лидеры Минтимер Шәймиевнең ил күләмендә, аннан читтә дә абруе зур. Узган ел ахырында АКШ ның Дәүләт секретаре Хиллари Клинтон да толерантлык үрнәге булган Татарстанга сәфәре белән моны ассызыклады.

“Татарстанга килүемә, Сезнең белән якыннан танышуыма бик шатмын. Сезгә зирәклек Ходайдан бирелгән. Мин моңа бик сокланам. Шушы еллар дәвамында Сез уздырган зирәк сәясәт Россия белән тату яшәүне, республикада тотрыклылык һәм иминлекне тәэмин итә. Иң мөһиме: халкыгызның мәнфәгатьләрен якладыгыз”. Фәләстин лидеры ТР Президентын сәламләүне әнә шул сүзләрдән башлады. Ул Кол Шәриф мәчете төзелешен һәм аның янәшәсендәге соборның торгызылуын төрле конфессия вәкилләренең дус яшәү өлгесе буларак бәяләде.

Мәхмүд Аббас Фәләстин мәсьәләсенең сәяси чишелешенә бары сөйләшүләр алып бару аша гына ирешеп була дигән фикерен тагын бер кат кабатлады. Кичә ПАСЕ утырышында да шушы ук позиция алга сөрелгән. Фәләстинның элеккеге лидеры Ясир Арафатның көрәштәше булган Мәхмүд Аббас 1950-1960 елларда Фәләстинның милли азатлык хәрәкәтен (ФАТХ) төзүдә актив катнашучыларның берсе. Ул дөнья күләмендә шулай ук 1990 елларда Вакытлыча Фәләстин үзидарәсен кертү турындагы килешүне эшләүдә хәлиткеч роль уйнаган кеше буларак та билгеле. Фәләстинны азат итү оешмасы белән Израиль арасында тынычлык килешүләрен алып баруга нигез салучылаларның берсе дә. Мәхмүд Аббас шул ук вакытта күренекле галим. Хәзер дә актив фәнн –тикшеренү эшчәнлеген дәвам итә. Аның кандидатлык диссертациясен СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтында яклавы билгеле.

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Фәләстин лидерының республикага сәфәрен Татарстан халкына булган ихтирам билгесе буларак бәяләде. “Сез тормышыгызны Фәләстин халкының бәйсез дәүләтен төзү көрәшенә багышлаган кеше. Соңгы дистә елларда бу процессның ничек баруын һәм никадәр катлаулы булуын күрәбез. Бу мәсьәләнең чишелеше дөньяның әйдәп баручы илләреннән аңлау таләп итә, бу проблеманы чишүдә гарәп илләреннән, Фәләстинның үзеннән дә бердәмлек таләп итә”, - ди Татарстан башлыгы. Минтимер Шәймиев Мәхмүд Аббас сайлаган юлны максатка ирешү юлы дип атап, аның сөйләшүләр аша чишелеш табасына өмет белдерде. Дөньяда бу мәсьәлә буенча алып барылган диалог, Ауропа берлеге, БМО, АКШ, Россия тарафыннан бу мәсьәләдә аңлау булу да моңа җирлек бирә. “Бәйсез дәүләт төзүдәге омтылышыгыз, аңа ирешү юллары катлаулы булса да, моңа ирешерсез, тулы хокуклы дәүләтле булырсыз”, -дигән ышаныч белдерде ТР башлыгы. Минтимер Шәймиев Фәләстин лидерына Татарстан халкы исеменнән түземлек, сәламәтлек һәм бу җаваплы вазифасында зур уңышлар теләп, Фәләстин халкына кайнар сәлам җиткерде.

Очрашуда Россия –Фәләстин мөнәсәбәтләрен үстерүдә Татарстанның роле хакында да сүз барды. “Россия һәм Фәләстин лидерларының бу сәфәр вакытында ирешелгән конкрет килешүләре кысаларында Татарстан аларны гамәлгә ашыруда иң актив катнашучы булачак. Бу икътисад өлкәсенә дә, гуманитар өлкәгә дә бердәй карый”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Шулай итеп, Татарстан белән әлеге мөселман илен моңарчы мәдәни, дини элемтәләр генә бәйләгән булса, моннан соң икътисади, сәүдә мөнәсәбәтләре дә урнашачак дигән сүз. Президент республиканың бүген чит илләр белән актив икътисади хезмәттәшлек алып баруын, җитештерелгән продукциясенең 70 процентка якыны экспортка ориентлашуын искәртте. Шуннан чыгып ул ике арада конкрет килешүләр өчен җирлек бар дип саный. Бу эштә Фәләстинның РФ Гадәттән тыш һәм тулы вәкәләтле илчелеге, башка структуралар да җәлеп ителәчәк. Шулай ук гуманитар, мәдәни багланышларны үстерү мөмкинлеге дә кузгатылды. “Шул рәвешле без бер-беребезне яхшырак аңлый алачакбыз. Хезмәттәшлеккә хәзер киртәләр юк, дөнья ачык. Гарәп илләре Татарстн аша Россия базарына күпләп чыгу белән кызыксына”, - дип ассызыклады Татарстан башлыгы.

“Россия белән ике арада икътисади, мәдәни, гуманитар элемтәләрне үстерүдә Татарстанның махсус позиция алачагына шигем юк”, -ди Мәхмүд Аббас. Аның белдерүенчә, моны тормышка ашыруда Россиядәге илчелек төп роль уйнаячак. Ул Фәләстин ягының киләчәктә төрле өлкә белгечләренең Татарстанга танышу сәфәрен оештыру теләге барлыгын җиткерде.

Икътисади, мәдәни багланышлардан тыш, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуда спорт та зур көчкә ия. Фәләстин командасы 2013 елда Казанда узачак Универсиадага чакыру алды. Мәхмүд Аббас исә үз чиратында “Рубин” футболчыларын Фәләстинга чакырып, җирле команда белән матч уздыру теләген җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100