news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Шәймиев Татарстан җәмәгатьчелегенә зур рәхмәтен белдерде

Беренче Президент республика җитәкчесе өчен иң кирәкле нәсыйхәт сүзләрен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән җиткерде

(Казан, 25 март, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу минутларда Зур концертлар залында Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазифаларына керешүенә багышланган тантана дәвам итә.

Бүген яңа Президентка хакимият символы булган штандартны тапшыргач, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны яңа вазифага керешүе белән котлап, бу җаваплы вазифасында уңышлар, сәламәтлек теләде. Аның искәртүенчә, Татарстан җитәкчесе булу абруйлы да, җаваплы да. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, яңа Президентның тормыш тәрҗибәсе, компетентлылыгы, кешелеклелек сыйфатлары татарстанлылар, Татарстан өчен генә түгел, ил күләмендә дә уңыш китерәчәгенә шик уятмый. Беренче Президент чыгышында үзе идарә иткән елларга кыскача гына нәтиҗә дә ясады. “Татарстан зур сәнәгый, фәнни, кадрлар потенциалы белән аерылып тора. Сәяси, социаль, икътисади реформаларны уңышлы үтеп, республика үзәк хакимият белән аңлашу, конструктив диалог аша илнең бөтенлеген саклап калды, тиз үсешкә иреште. РФ Президентлары Борис Ельцин, Владимир Путин, Дмитрий Медведевның ярдәме, төбәк башлыгы буларак миңа, командага ышаныч белдерүе проблемаларны уңышлы хәл итәргә, Россия дәүләтчелеге төзелүенең төрле этапларында татар халкының уйнаган зур роле турында дөрес аңлау тууга ярдәм итте”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Бу чор Россия төбәкләре белән Татарстан арасында нәтиҗәле эшлекле, мәдәни багланышлар булдырылуы белән дә аерылып тора. Бүген Татарстанның илдә тулай милли продукт формалаштыруда роле үсә бара. Республика куәтле социаль-икътисади үсеше аша Россия чикләреннән читтә дә таныла бара. Казанның 27 нче җәйге Универсиада уздыру хокукы яулавы шуның бер дәлиле. Татарстан бүген Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә милләтара, конфессияара татулык үрнәге булып тора. Республика бу елларда якын һәм ерак чит илләр белән күп дәрәҗәле багланышлар булдыруда да уңышларга иреште. Беренче Президент Татарстанның Россия белән Ислам дөньясы арасында үзара аңлашуны тәэмин итүгә керткән өлешен аерым билгеләп узды. Моны Ислам конференциясе җитәкчесе Әкмәледдин Ихсан оглының бүгенге тантанада катнашуы да раслый, ди ул.

Минтимер Шәймиев шул ук вакытта илдә әле һаман да актуаль булып калган һәм кичекмәстән хәл итүне сораучы проблемаларга тукталып узды. “Федераль хакимиятнең югары уйланган милли сәясәтне бәяләп бетермәве борчу тудыра. Россия күп милләтле, төрле конфессия вәкилләре яшәгән дәүләт. Аларның ихтыяҗларын аңлау һәр дәрәҗәдәге хакимиятнең яшәеш кагыйдәсенә әйләнергә тиеш”, -ди ул.
Минтимер Шәймиев шушы еллар эчендә үзенә ышаныч күрсәткән, хезмәттәшлек һәм ярдәмен белдергән Татарстан җәмәгатьчелегенә зур рәхмәтен белдерде. Ул алга таба да кулыннан килгәнчә Татарстан мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәчәген, яңа Президентка төрле формаларда ярдәм кулы сузачагын ышандырды. Беренче Президент республика җитәкчесе өчен иң кирәкле нәсыйхәт сүзләрен бөек татар шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән җиткерде: “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”.

news_right_1
news_right_2
news_bot