news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Шәймиев: “Шаньдун провинициясе белән хезмәттәшлек, Татарстан өчен зур әһәмияткә ия"

Казан Кремлендә Татарстан һәм КХРның Шаньдун провинциясе арасында тирән хезмәттәшлек юллары турында фикер алышынды

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Кытай Халык Республикасы Шаньдун провинциясенең беренче вице-губернаторы Ван Жэньюань җитәкчелегендәге әлеге провинция делегациясе белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин, Казан дәүләт университеты ректоры, ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Йосыф Якупов, Шаньдун провинциясенең беренче вице-губернаторы Ван Жэньюань, провинциянең Халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Чжан Чаочао, провинциянең үсеш һәм реформа буенча комитет башлыгы Фэй Юньлян, провинциянең кадрлар департаменты башлыгы Цзяо Ляньхэ һәм башкалар катнашты.
Илбашы иң элек мәртәбәле делегациягә, 12 нче май көнне Кытайның Сычуань провинциясендә булган җир тетрәү уңаеннан, күпмилләтле Татарстан халкы, үз исеменнән, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән, кайгы уртаклашуын белдерде. “Без коткару һәм ярдәм эшләре артыннан җентекләп күзәтәбез. Хөкүмәтегезнең җитди катаклизмнарга каршы көрәше, иң экстремаль очракларда да зур ярдәме сизелә”, - дип, Минтимер Шәймиев дистәләгән мең гомерләрне алып киткән мондый хәлнең 1988 елда Әрмәнстанда да булганын искәртеп узды. “Кызганычка каршы, табигатьтә була торган гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, бездән тормый, иң мөһиме, мондый вакытта кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышырга кирәк. Чөнки һәр кешенең гомере бер генә”, - дип, Минтимер Шәймиев фаҗига корбаннарының якыннарына сабырлык теләде.
“Без Кытай Халык Республикасының ни рәвешле үсеш алуы белән сокланабыз. Мондый үсешне сез үзегез күзаллагансыздырмы-юкмы, әмма дөньякүләм өчен бу, минемчә, көтелмәгән хәл булды. Хәзер бөтен тарихи потенциалыгыз, халкыгызның барлык мөмкинлекләре ачыла торган вакыт. Дөнья илләре үсешендә сез һаман алгы сафларга чыга барасыз”, - ди Президент. “Безне тарихи тамырлар бәйли. Әле һаман да тарихны җиренә җиткереп өйрәнмәсәк тә, ул бу көннәрдә дә дәвам итә һәм үзен сиздерә”, - дип, республика башлыгы узган елда Россиядә Кытай мәдәнияте фестивале чаралары узуын искәртеп үтте. “Кытай артистлары чыгыш ясаганда, бу көйләрнең күңелгә якын булуын тойдык. Алар бик җиңел кабул ителә. Бу күп нәрсә турында сөйли”, - дип белдерде республика җитәкчесе.
Минтимер Шәймиев узган елда Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтаоның Казанга эш сәфәренә дә кыскача тукталды. “Казанда ул Татарстан һәм Шаньдун провинциясе арасындагы хезмәттәшлекнең зарурлыгына басым ясаган иде. Бүгенге көндә аның тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрнең барысы да үтәлеп килә”, - дип, республика Президенты, Кытай провинциясе делегациясе белән очрашу форсаттан файдаланып, КХР Рәисенә тирән ихтирамын җиткерүне сорады.
Кагыйдә буларак, төрле илләр һәм дәүләтләр арасында хезмәттәшлектә кимчелекләр дә булмый калмый. Шуларның берсе турында Минтимер Шәймиев үз фикерләрен ирештерде. “Кытай белән хәл ителмәгән проблемалар бар, ләкин монда Кытай Хөкүмәте гаепле түгел. “Great Wall” (“Великая стена”) компаниясенең Алабугада автомобильләр җитештерү мәсьәләсе әлегә ачык булып кала. Шунысы мөһим: республика җитәкчелеге бу проектны хуплый”, - ди Татарстан Президенты.
“Кытай Халык Республикасының әйдәп баручы провиницияләренең берсе белән хезмәттәшлек итү, Татарстан өчен кызыклы һәм әһәмиятле. Безнең республика белән элемтәләр урнаштыру теләге, сезнең дәүләт ягыннан зур ихтирам кебек кабул ителә. Кыска вакыт эчендә безнең республика мөмкинлекләре белән танышырга өлгергәнсездер дип ышанам. Татарстан сездә кызыксыну уяткан булса, без тирән хезмәттәшлеккә әзер һәм моның өчен сәяси ихтыяр көчен эшкә җигәчәкбез. Әйтергә кирәк, икътисади структура буенча сезнең провинция белән охшаш яклар бар. Алар энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, фән һәм мәгариф өлкәләрендә чагылыш таба”, - дип саный Минтимер Шәймиев.
Илбашы Казанның 2013 елгы Универсиада уеннары башкаласы исеменә дәгъва итүенә дә тукталды. “Бүген Халыкара студентлар спорты федерациясенең бәяләү комиссиясе Мәскәүдә РФ Президенты Дмитрий Медведев белән очрашачак. Иртәгә аларның сәфәре Казанда дәвам итәчәк. 31 нче май көнне Брюссельдә Универсиада хуҗабикәсе исеме игълан итләчәк. Кытай иленең Казан яклы булуын беләбез”, - ди ул.
Кичә Хөкүмәт йортында Кытайның Шаньдун провинциясе һәм Татарстан Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. “Килешүне гамәлгә ашыруга керешербез дип ышанам. Моның өчен эшче төркемнәр булдыру зарур. Алар хезмәттәшлек юлларын тирәнрәк өйрәнер. Үзара кызыксыну хакимлек итсә, нәтиҗәле элемтәләр урнаштыру өчен каршылыклар тумас”, - дип, Минтимер Шәймиев ике дәүләт арасында кадрлар һәм студентлар белән алмашуны да билгеләп узды. “Безгә килергә вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт”, - дип тәмамлады Президент сәламләү чыгышын.
Шаньдун провинциясе – Кытайда икътисади тармак буенча иң югары үсеш алган провинцияләренең берсе. ТР һәм КХР арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше, 2006 ел белән чагыштырганда, 2,2 тапкыр үсеп, 262,9 миллион АКШ долларны тәшкил иткән. 2007 ел нәтиҗәләре буенча, Кытай Татарстанның сәүдә партнерлары арасында 16 нчы урында тора. Татарстанның Кытайга экспорты каучук, резина эшләнмәләре, синтетик юу чаралары, пластмасса, минераль ягулык, нефть һәм нефть продуктлары, органик химик кушылмалар, механик җиһазлар һәм башкалардан гыйбарәт. Кытайдан нигездә электр һәм механик җайланмалар, пластмасса эшләнмәләре, оптик аппаратлар, сәгатьләр кайтарыла.
Пекин һәм Шанхай фәнни үзәкләре белән химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге хезмәттәшлекне Казан дәүләт технология университеты алып бара. ТР Фәннәр академиясенең математика, механика һәм машина белеме бүлеге галимнәре, Нанкин провинциясе космонавтика һәм аэронавтика институты белән фәнни-тикшеренү эшләре башкарган. Татарстанның күп кенә югары уку йортлары Кытай белән багланышлар урнаштырган. ТР вузларында Кытайдан барлыгы 100 студент белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot