news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шәймиев шәех Р.Гайнетдинне һәм РФнең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
“Россия Федерациясе мөселман өммәте киләчәктә дә тынычлык теләү һәм сабырлык кебек хөрмәткә лаек асыл сыйфатларын җуймас дип ышанам”, - диелгән республика Илбашының телеграммасында
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне Һәм Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.
“Мөселманнарның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре арасында аеруча олылап бәйрәм ителүче Корбан гаете илебезнең күпкырлы рухи һәм мәдәни тормышында мөһим урын тота. Россия мөселманнары әлеге традицияләрне күз карасыдай саклап, Ислам диненең пакъ тәгълиматын киң тарата барып, аның тынычлык сөю белән сугарылган, уңай асылын төшендереп, этноконфесссиональ хезмәттәшлекне үстерүгә үзләреннән өлеш кертәләр. Ә бу исә дәүләтнең һәм граждан җәмгыятенең тотрыклы үсешендә, Ислам дөньясы белән үзара аңлашуны ныгытуда һәм Россиянең халыкара абруе артуда мөһим фактор булып тора.
Россия Федерациясе мөселман өммәте киләчәктә дә тынычлык теләү һәм сабырлык кебек хөрмәткә лаек асыл сыйфатларын җуймас дип ышанам. Россия мөселманнарына ихлас күңелдән исәнлек-саулык, иминлек, игелекле эш-башлангычларында зур уңышлар телим”, - диелә республика башлыгының телеграммасында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2