news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
М.Шәймиев: "Россия Хөкүмәте карарлары нәтиҗәсендә Чаллы кризисны җиңеп чыкты”
Бүген Чаллыда Россия Премьер-министры Владимир Путин ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты
Скопировать ссылку
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Михаил Миронов). Россия Хөкүмәте карарлары нәтиҗәсендә Чаллы аз югалтулар белән генә кризисны җиңеп чыкты, дип саный Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. Бу хакта ул бүген автошәһәрдә РФ Премьер-министры Владимир Путин белән очрашуда белдерде.
“Кризис елында сезнең тарафтан төгәл карарлар кабул ителде, Чаллы кризисны җиңеп чыга алды. Рәхмәт сезгә! - дип мөрәҗәгать итте Минтимер Шәймиев Россия хөкүмәте башлыгына. - Бу бик мөһим. Безнең республикага карата төгәл карарлар кабул итмәсәгез, шәһәр халкы белән нәрсә булыр иде?”
Владимир Путин, үз чиратында Минтимер Шәймиевкә бүген Чаллыда кул куелган яңа проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте. “Бу проектларны гамәлгә куюда республика җитәкчелегенең ярдәме бик кирәк булачак. Мин Хөкүмәт һәм Президент Аппараты бу проектларга игътибар бирер дип өметләнәм. Административ чаралар күрү мөһим”, - дип саный В.Путин.
“Бу безнең уртак эш кенә түгел, бу - Чаллы өчен бик әһәмиятле проектлар”, - дип килеште Премьер-министр белән Татарстан Илбашы. - Бу шәһәргә кешеләр илнең төрле почмагыннан өмет белән килделәр, хәзер биредә икенче, өченче буын чаллылылар үсә. Бу чыннан да машина төзүчеләр шәһәре”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot