news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев РФ, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Г.Хәкимованы туган көне белән котлады

ТР Президенты: “Сез хаклы рәвештә республиканың башкалардан аерылып торучы идеология хезмәткәрләре рәтенә керәсез”

(Казан, 11 февраль, “Татар–информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы һәм Минзәлә шәһәрләренең мактаулы гражданины Гөлсабира Хәкимованы туган көне белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Телеграммада, аерым алганда, мондый юллар бар: “Хөрмәтле Гөлсабира Мәхмүтовна!
Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Сез хаклы рәвештә республиканың борынгы Минзәлә каласы һәм Кама буендагы Чаллы шәһәренең елъязмасына якты сәхифәләр өстәгән, башкалардан аерылып торучы идеология хезмәткәрләре рәтенә керәсез. Сез һәрвакытта да талантлы, тирән белемле, актив булдыгыз һәм шулай булып каласыз да.
Сезнең Минзәлә халкының мәдәни тормышын, Чаллы шәһәренең инфраструктурасын үстерүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сез нинди генә эшкә тотынсагыз да (мәдәният учреждениеләре төзүне оештыру, яңа сәнгать коллективлары булдыру, киң колачлы чаралар үткәрү), барысын да менә дигән итеп башкарып чыктыгыз. Үз гомерегезнең егерме елын багышлаган Чаллы картиналар галереясы шәһәрнең иң зур мәдәни үзәгенә, шәһәр халкының яратып йөри торган урынына әверелде.
Сезнең кешеләр белән эшли белү сәләтегезгә сокланам. Сезгә сәламәтлек һәм озын бәхетле гомер теләп калам. Бу көнне Сезнең адреска әйтелгән рәхмәт сүзләре Сезгә көч һәм оптимизм өстәсен, өегезне якты нур һәм шатлык белән тутырсын!”.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100