news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев РФ Президентын ТР Президенты вазыйфасына аның кандидатурасын карамавын сорады
Дмитрий Медведев Татарстан Президенты вазыйфасына республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиевнең үз кандидатурасын үзе кире кагу белән бәйле рәвештә Татарстан Президенты вазыйфасына республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәчәк. Бу хакта ИТАР-ТАСС белдерә.
Бүген Дәүләт Советы утырышыннан соң дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән аның соравы буенча эшлекле очрашу үткәрде, дип хәбәр итте дәүләт башлыгының матбугат секретаре Наталья Тимакова. Хәзерге вакытта республика Президентының вәкаләтләре вакыты чыгу белән бәйле рәвештә Татарстан җитәкчесе вазыйфасына кандидатуралар Президент каравында, дип искә төшереп үтте ул.
“Минтимер Шәймиев РФ Президентына ТР Президенты вазыйфасына аның кандидатурасын карамавын сорап мөрәҗәгать итте”, - дип белдерде Тимакова. Ул Дмитрий Медведевның Федераль Җыенга Юлламасында белдергән курсны хуплыйм, дип аңлатып үтте һәм яшь буын сәясәтчеләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирергә кирәк дип саный, дип хәбәр итә «Интерфакс». “М.Шәймиев дәүләт башлыгына республика белән җитәкчелек иткән вакытта белдергән ышанычы һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде”, - ди матбугат секретаре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2