news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “Республика мөселман өммәте бердәмлеген ныгыту бурычы - элеккечә көн үзәгендә"

“Замана үзгәрешләре диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә, шул исәптән мөселман өммәтенең үсешенә дә кагыла”, - диде М.Шәймиев

(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Кайчандыр шушы залда республика мөселманнарын берләштергән корлытай узган иде. Шуннан соң 12 ел гомер узып китте. Бу вакыт эчендә республика зур үзгәрешләр кичерде. Халкыбыз федераль һәм дөньякүләм дәрәҗәдә үзенең абруен тагын да ныгыта төште. Татарстан Мөселманнары диния нәзәрәте дә үз эшчнлеген киңәйтте. Ул республика алдындагы күп кенә рухи-әхлакый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Ул - сез. Иманыбызны кайтару һәм ныгыту максатындагы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Аллаһы Тәгалә сезгә бетмәс рәхмәтләрен, рәхәтләрен киләчәктә дә насыйп итсен”, - дип сәламләде ТР Президенты Минтимер Шәймиев, бүген Татарстан мөселманнарының IV корылтае делегатларын ТР Дәүләт Советы, ТР Хөкүмәте һәм шәхсән үзенең исеменнән сәламләп.
Илбашы сүзләренчә, тормыш дәвам итә һәм җәмгыять алдында яңадан-яңа таләпләр куя. “Замана үзгәрешләре диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә, шул исәптән мөселман өммәтенең үсешенә дә кагыла. Шуңа күрә бу өлкәдәге сәясәт төпле һәм зирәк булырга тиеш. Без кайчакта дини тирәлектә чынбарлыкның артык гадиләштереп кабул итүне, киләчәккә күз салмыйча, бүгенге көн белән генә яшәүне, бик тиз генә файда алырга омтылуны күрәбез. Җыеп кына әйткәндә, проблемаларның асылына тирән төшенмичә, хәл итү юлларын җентекләп эзләмичә, агым уңаена йөзеп бару безнең эшебездә өстенлек итмәскә тиеш”, - диде М.Шәймиев.
Президент татарларда берничә гасыр дәвамында Хәнәфи мәзһәбе юнәлеше булуын, аның нигезендә Ислам диненең зирәк моделе эшләнүен, аның өммәт үсеше өчен уңайлы һәм яраклы булуын, татарларның бу мәзһәбкә тугры калуын билгеләп үтте. “Ләкин шуңа карамастан, безнең - татар җәмгыятендә элекке традицияләрне кайтару процессы җәмгыятне рухи яктан берләштерүче көчкә тулысынча әйләнмәде. Кайбер имамнарның гыйбадәт кылуны, вәгазь сөйләүне, дини йолаларны безнең халыкка хас булмаганча башкару турында, кызганычка каршы, без күп кенә хатлар, хәбәрләр алабыз. Өстәвенә татар өчен ят булган дини идеяләрне Хәнәфи мәзһәбе артында яшерергә тырышалар”, - диде М.Шәймиев, бу күренешләрне тәнкыйтьләүче руханиларның һәм күренекле зыялыларның фикеренә колак салуның урынлы булуын белдереп. Һәм руханиларның бу мәсьәләдә нык торырга тиешлеген ассызыклап.
“Кызганычка каршы, Татарстан мөселман берлегендә безне борчый торган башка тискәре күренешләр дә очрап тора. Моны радикаль төркемнәрдә катнашучыларның судта хөкем ителүләре дә дәлилли. Бу әйтеп кителгән күренешләр шактый җитди проблемага әйләнеп бара, аны, һич кичекмәстән, безгә уртага салып сөйләшеп хәл итәргә кирәк. Һәм иң беренче чиратта бу эшкә ТР Диния нәзарәте, мөфти хәзрәтләре үзе һәм барча имам-мөхтәсибләр керешергә тиешләр. Әлеге мәсьәләне хәл итүдә галимнәр шурасы актив катнашырга тиеш дип саныйм. Казыйлар да бу эштән читтә калырга тиеш түгел”, - диде М.Шәймиев.
“Аңлашыла ки, Ислам диненең колачын киңәйтү өчен, рухи гыйлемле нигез һәм укымышлы кадрлар кирәк. Дөресен әйтергә кирәк, бүген бездә мөселман зыялылары да юк дәрәҗәсендә. Үзегез күреп торасыз: бүгенге дөнья чуар. Анда яшьләр күңелен ымсындара торган тискәре өндәмәләр аз түгел. Шуңа күрә яшьләрне дингә тарту эшен аек акыл белән һәрдаим алып барырга кирәк. Мөселман яшьләре белән, заман таләп иткәнчә, җаваплы эшләргә кирәк. Аларны намаз укырга гына түгел, фикер йөртергә, хәзерге чынбарлыкны дөрес аңларга, бәяләргә өйрәтергә кирәк. Әлбәттә, бу җиңел эш түгел. Безнең яшьләр күпкырлы белемгә ия булырга тиеш”, - дип белдерде М.Шәймиев.
Ул, мөселман мәгарифенең әһәмиятенә аеруча басым ясап, аның бердәм стандартлар буенча эшләүче бербөтен система булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Казанда эшләп килүче Россия Ислам университетының дин өлкәсендә методик һәм берләштерүче үзәк булырга сәләтле икәнлеген хәбәр итте. “Мәдрәсәләр 20 ел дәвамында эшләп килүгә карамастан, бездә дини оешмалар белемле имамнар белән 15-20 процентка гына тәэмин ителгән”, - дип М.Шәймиев кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп чыкты һәм бу эштә ТР Диния нәзәрәте, урыннардагы хакимият башлыклары һәм идарә органнарының бергәләшеп эшләргә тиешлеген билгеләп үтте.
Минтимер Шәймиев ТР Диния нәзәрәтенең икътисади мәсьәләләрне хәл итү өчен үз структураларын булдыру өстендә көч куюын, әмма әле Зәкәт, Хәләл Идел-хаҗ һәм Вакф оешмаларының нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмавын, моның өчен вакыт та кирәклеген белдерде. “Вакф системасы тулысынча эшли башласын өчен, җитәрлек дәрәҗәдә хокукый база да юк. Әмма зәкәт һәм садаканың башка төрләрен җыюга хокукый чикләүләр юк”, - диде ул. Илбашы фикеренчә, җыелган садаканың нәрсәгә тотылганын ачыктан-ачык күрсәтеп барырга кирәк.
Президент хәбәр иткәнчә, күрсәтелгән ярдәм дә уңай нәтиҗәләр китереп бетерә алмый. Мәсәлән, ТР Диния нәзәрәтенә бушлай файдалану өчен бирелгән җирләрнең өчтән бере дә гамәлдә түгел. Казан шәһәре тарафыннан тапшырылган 42 бинаның 19ы файдаланылмый. 2002 елда балалар йорты өчен бирелгән бина буенча да эшләр башкарылмаган. М.Шәймиев корылтайдан соң бу юнәлештәге эшчәнлекнең җанланып китәсенә ышаныч белдерде.
Илбашы мөфти Тәлгать Таҗетдинның күп еллар дәвамында “Болгар җыены”н оештыруын, бу мәсьәләдә төгәл бердәм позиция булырга тиешлеген билгеләп үтте. “Болгар - безнең өчен рухи чишмә ул. Ислам дине бөтен үзәк Россиядә нәкъ менә шушы изге җирдән таралган”, - диде ул. Һәм кайберәүләрнең Болгарга баруны ялгыш “кече хаҗ” дип атауларына каршы аларга бу вакыйганың чын мәгънәсен аңлатып бирергә кирәклеген әйтте. “Быел безгә, бик яхшылап әзерләнеп, Үзәк мөселман диния нәзәрәте белән бергәләп, Ислам кабул итүнең чираттагы бәйрәмен югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Татарстан Диния нәзәрәте, имам-мөхтәсибләр әзерлек эшләрен үз өстенә алып, башлап йөрергә тиешләр. Мин моңа үзем дә катнашам”, - диде М.Шәймиев. Һәм Болгардагы һәм Зөя утравындагы тарихи ядкарьләрне торгызу һәм саклау юнәлешендә “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм утрау-шәһәр Зөя” дигән проектның тормышка ашырыла башлавын һәм бу максатта яңа фонд оештырылачагын белдерде.
Президент, чыгышын тәмамлап, республикадагы мөселман өммәтенең бердәмлеген саклау һәм ныгыту бурычы элеккечә көн үзәгендә торуын ассызыклап үтте. “Ул даими игътибар, Диния нәзәрәте, Татарстанның барлык дини оешмалары тарафыннан актив эшчәнлек таләп итә. Мөселман зыялылары катлавын булдыру, дин белемен үстерүдә барыбызга да бердәм эш кирәк. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләп йөрүче руханиларга безнең арада урын булмаячак”, - дип диде М.Шәймиев. Һәм корылтай, анда катнашучылар эшендә уңышлар теләде.
ТР Диния нәзарәте рәисе Госман Исхакый үз чиратында, һәръяклап ярдәм күрсәткәне өчен, Татарстан Президентына рәхмәтен белдерде. Һәм аңа “Мәрхәмәт” дигән орден тапшырды. Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Исмәгыйль Бердыев исә Минтимер Шәймиевне “Өммәт каршындагы казанышлар өчен” беренче дәрәҗәдәге орден белән бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100