news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “Һәр ветеранның ихтыяҗын өйрәнергә һәм белергә кирәк”

Президент аларның һәрберсе белән даими элемтәдә торуны алдагы эшчәнлекнең төп схемасы булырга тиешлеген ассызыклады

(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген Татарстанда 170 меңнән артык Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны, аларга тиңләштерелгән кеше яши. Сафлары көннән-көн сирәгәя барган ветераннарыбыз һәрдаим тирә-юньдәгеләрнең игътибарына һәм кайгыртуга мохтаҗ. Һәр ветеранның хәлен белеп тору өчен алар белән даими элемтә булдырылырга тиеш. Бүген Кремльдә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү буенча оештыру комитетының ТР Президенты рәислегендә узган чираттагы утырышында Минтимер Шәймиев әнә шундый бурыч куйды.

Оештыру комететы утырышында күтәрелгән төп мәсьәләләр, соңгы үзгәрешләрне дә күздә тотып, Бөек Ватан сугышы ветераннарының 2010 ел дәвамында торак шартларын яхшырту һәм дарулар белән тәэмин итү иде. Ветераннарны социаль яклау һәм торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хакында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдергәнчә, бүген ветераннарга ярдәм күрсәтүдә социаль-реабилитация бүлекләренең роле зур. Шушындый ярдәм белән 7 меңгә якын сугыш ветераны тәэмин ителгән. Аның сүзләренә караганда, социаль хезмәтләр эшендә ветераннарны социаль реабилитацияләү һәм савыктыру өстенлекле юнәлеш булып кала. Социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре каршындагы 120 бүлектә ел саен апрель-май айларында сугыш инвалидлары, сугыш һәм тыл ветераннары өчен хезмәт күрсәтелә. Узган ел аннан 2,5 меңнән артык кеше файдаланган булса, быел 1700 дән артык ветеран сәламәтлеген ныгыткан. Әмма бу мөмкинлектән, махсус учреждениеләре булмаганга, барлык районнарда яшәүчеләр дә файдалана алмый. Министр социаль реабилитациянең ветераннар сәламәтлеген ныгытудагы ролен тагын бер кат искәртеп, мондый бүлекләрне барлык муниципалитетларда ачу кирәклеген белдерде.

Ветераннарның иҗтимагый оешмаларында күтәрелә торган төп проблемалар, министр белдерүенчә, матди як һәм торак белән бәйле. Бүген ил күләмендә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган ветераннарны 2010 елның 1 маена кадәр тораклы итү бурычы куелган. Башта бу категориягә фатир өчен 2005 елның 1 мартына кадәр чиратка басучылар кертелгән иде. РФ Президентының соңгы күрсәтмәсе буенча,хәзер моңа 2005 елның мартыннан соң чиратка басучылар да өметләнә ала. Киләсе елның маена кадәр беренче категорияне тораклы итеп бетерү бурычы куелган. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстанда 1267 ветеран гаиләсе торак шартларын яхшырткан. Шуларның 710 сына тораклы булырга социаль ипотека программасы ярдәмгә килгән. Бу максатларга 1млрд. 65 млн. 500 мең финанслар җәлеп ителгән. Татарстан РФ субъектлары арасында финанслау күләме буенча беренче бишлеккә керә. Бу программаны гамәлгә ашыру өчен, министр белдергәнчә, республикада 1 млрд. 610 млн. сум каралган. Бүген республикада торак субсидияләре алуга 244 ветеран чиратта тора. Шуланың 221 е торак шартларын яхшырту ысулын инде сайлаган. 109 ы торакны социаль ипотека ярдәмендә, калганы икенче торак базарыннан алачак. Чиратта торучыларның күбесе башкарма комитетлар тәкъдим иткән өстәмә исемлек буенча соңгы 3 айда реестрга кертелгән гражданнар. “Алга таба эшне камилләштерү, программаны гамәлгә ашыру буенча фикерләрен өйрәнү өчен, якын арада сугыш ветераннары арасында социологик тикшеренүләр уздырырыга җыенабыз”, - ди Айрат Шәфигуллин. Аның белдерүенчә, 2010 елда төп көч 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан ветераннарның торак шартларын яхшыртуга биреләчәк. РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы кушуы буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары 3702 ветеран исемлеген әзерләп, федераль министрлыкка юллаган. Утырышта ветераннарны исәпкә куюның бердәм тәртибен булдыру кирәклеге тагын бер кат искәртелде.

Социаль ярдәм чаралары аша ветераннарның матди тәэмин ителешен кайгырту да дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының төп социаль бурычы булып кала. Социаль ярдәм чараларын исәпкә алып, декабрь башына республикада сугыш инвалидларының айлык уртача кереме 20 мең 325 сум, сугышта катнашучыларныкы – 14 мең 311 сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы- 13 мең 245 сум, үлгән ветераннар хатыннарының – 7 мең 632 сум, тыл хезмәтчәннәренеке 6 мең 827 сум тәшкил итә.

ТР Президенты Минтимер Шәймиев бүген төп мәсьәлә акчада гына түгел дип саный. Республика башлыгы белдергәнчә, соңгы елларда федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә сугыш һәм тыл ветераннарының матди хәлен яхшырту, социаль өлкәдә күп эшләр башкарыла. Президент фикеренчә, матди якны кайгырту белән генә ветераннар проблемасын хәл итеп булмый. “Мәсьәләнең асылы гади акчада гына түгел. Һәр ветеранның ихтыяҗын өйрәнергә һәм белергә кирәк”, -диде ул. Бүген алар игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Президент аларның һәрберсе белән даими элемтәдә торуны алдагы эшчәнлекнең төп схемасы булырга тиешлеген ассызыклады. Президент белдергәнчә, бу- әхлакый бурыч.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100