news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Шәймиев: “Р.Миңнехановны максатчанлык, хуҗалыкны бик яхшы алып бару сәләте бизи”
Гамәлдәге Президент варисына иң төпле киңәшләр һәм тәкъдимнәрен юллады
Скопировать ссылку
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Минтимер Шәймиев үзенең бишенче срокка барудан баш тартуының күптән уйланган булуына басым ясап, узган срокка да ул вакыттагы Президент Владимир Путин үтенечен истә тотып кына риза булганлыгын ассызыклады.
Аның җитәкчелектән китү теләге матбугатта зур яңгыраш тудырган икән, бу республикага позитив бәя, димәк, эш тиешенчә алып барылган, дип саный ул.
“Бар әйбер чагыштыруда беленә. Бу чорда эшлекле җитәкчеләр командасы белән бергәләп күп нәрсәләргә ирешә алдык. Конфессия, милләтара татулык моның бер үрнәге”, - ди ул. Ул Хөкүмәт башлыгы буларак, Рөстәм Миңнеханов адресына бары мактау сүзләрен генә җиткерде. “Катлаулы елларда хакимият башлыгы, финанс министры. Хөкүмәт җитәкчесе булып эшләү аңа күп нәрсә бирде, тагын да яхшырак эшләргә юнәлеш күрсәтте”, -дип ассызыклады Президент.
“РФ Президенты Татарстанда әзерлекле кадрлар плеядасы булуын искәртә килә. Бу җаваплы вазифага шулар арасыннан Рөстәм Миңнехановның тәкъдим ителүен бик дөрес дип саныйм”, -ди Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, идарә итүдә тупланган яхшы тәҗрибә, идарәнең заманча ысулларын кертү яңа җитәкчегә эшен алып барырга ярдәм итәчәк. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, максатчанлык, аңлау, хуҗалыкны бик яхшы алып бару сәләте – Рөстәм Миңнехановны җитәкчелектәге әнә шул сыйфатлар бизи. “Сәясәт - икътисадның концентрацияләнгән чагылышы. Бүгенге сәясәтчедән социаль һәм икътисади юнәлешне бердәй алып бару сәләте сорала. Калганын тормыш үзе өйрәтә. Рөстәм Миңнеханов моңа сәләтле булуын раслап килә”, -дип белдерде Минтимер Шәймиев.
Гамәлдәге Президент варисына үзенең наказларын да юллады. “Милли мәсьәлә, республикада яшәүче халыкларның телләрен һәм традицияләрен саклау- яңа Президент әнә шушы мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлап эшләргә тиеш. Республикада татулыкны бары аның күп милләтле халык мәнфәгатен яклау аша гына ирешеп була”, -дип белдерде Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, Президент вазифасы ул -көчле характерлы, максатчан, халкына хезмәт итәргә әзер булган кешеләр язмышы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2