news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Шәймиев: “Музыка – мәңгелек, ә Татарстан Композиторлар берлегенә – 70 ел. Котлыйм!”

Бүген ТР Композиторлар берлеге юбилеена багышланган чараларның йомгаклау өлешендә Татарстан Президенты чыгыш ясады

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында ТР Композиторлар берлеге оешуның 70 еллыгы уңаеннан 21 ноябрьдән бирле уздырылган төрле чараларның йомгаклау өлеше – “Татарстанның музыка культурасы шедеврлары” дип аталган симфоник концерт  булды. Анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев җәмәгате Сәкинә ханым белән, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәдният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. рәсми затлар катнашты. Шулай ук Россия, Казакъстан, Чувашстан Композиторлар берлекләре җитәкчелеге вәкилләре кунак булып килгән иде.

 

ТР Композиторлар берлегенең беренче рәисе булган Нәҗип Җиһановның “Нәфисә” увертюра-поэмасыннан башланып киткән тантаналы концертта чыгыш ясап, Татарстан Президенты М.Шәймиев: “Шәхсән үз исемемнән, Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән республикабыз Композиторлар берлеген котлавымда шуны әйтәсем килә: Музыка – мәңгелек, ә Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенә – 70 ел. Котлыйм! Берлек өчен әллә ни зур вакыт кебек булмаса да, әгәр аңа нинди вакытта һәм нинди кешеләр нигез салуын искә төшерсәң, уйланырлык...” – дип, Президент мәшһүр композиторларыбыздан Җиһанов, Мозаффаров, Виноградов, Фәйзи, Ключарев, Яруллин фамилияләрен атады. – Шундый шәхесләребез белән горурланабыз: нәкъ менә алар безне берләштерде һәм, иҗатлары бәрабәренә, безне илнең һәм аның читендәге әйдәп баручы берлекләре һәм иҗади хезмәткәрләре дәрәҗәсенә күтәрде. Ул чорда “Алтынчәч”, “Шүрәле” әсәрләре язылды – аларга әле дә ихтыяҗ бар, гомумән, шәп әсәрләребез күп безнең, композитор-музыкантларыбыз мул иҗади мирас калдырды”, – дип зур канәгатьлек белән сөйләде М.Шәймиев.

 

Чыгышында ул, Нәҗип Җиһановның иҗаты тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән, аны тулысынча аңлап-төшенеп җитә алганыбыз юк, Рөстәм Яхинга тешле кадер-хөрмәт күрсәткәнебез юк, дип билгеләп үтте. Республика композиторларының Бөек Ватан сугышы елларындагы иҗатына тукталгач, Президент соңгы елларда татар композиторлары иҗат икән “Кыйссаи Йосыф”, “Шагыйрь мәхәббәте” әсәрләре Россия Федерациясе күләмендә Дәүләт премияләре белән югары бәяләнүен искәртте һәм: “Димәк, илебезнең күп милләтле халкы кабул итә алырлык әсәрләр иҗат итә алабыз. Рәхмәт сезгә! Алга таба да иҗади уңышлар телим. Яшәргә, эшләргә һәм иҗат итәргә!” – дип рухландырды. Барыбыздан да – барыгызга да, дип, ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.

 

ТР Дәүләт симфоник орекстры һәм аның белән дирижерлык иткән Мәскәү кунагы Вясеслав Вәлиев концертның башыннан ахырына кадәр республикабыз композиторлары әсәрләрен яңгыратты, алар аша тамашачы тулы залны тетрәндерде, иркәләде, уйландырды һәм... горурландырды! Александр Ключаревның “Татарстан – туган җирем” җыры (солисты – Рөстәм Асаев), Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетына язылган “Сөембикә балладасы” сюитасы, Мансур Мозаффаровның скрипка белән оркестр өчен иҗат иткән “Романс”ы (солисты – Рөстәм Абязов),  Рөстәм Яхинның “Көзге моң” җыры (солисты – Зилә Сөнгатуллина), Ренат Еникиевның “Рапсодия”се, Мирсәет Яруллинның “Казан утлары” (солисты – Артур Исламов), Резеда Ахиярованың Розалина Шаһиева сүзләренә язган “Гармония гимны” кантатасы (солистлары – Рөстәм Асаев һәм Резеда Галимова), Рәшит Кәлимуллинның “Илем даны” шундый көчкә ия. Шамил Тимербулатовның “Әстерхан биюе” үзенең шәркый аһәңнәре белән дала киңлекләренә бөтереп алса, “Башмагым”комедиясеннән Галимҗан ариозасы (солисты – Филүс Каһиров) белән Җәүдәт Фәйзи янә “үзебезгә” кайтарды, озын көйле татар җыры дулкыннарында тибрәндерде. Леонид Любовскийның кыллы оркестр өчен язылган “Litania”, ягъни "Аллаһыга мөрәҗәгать догасы"н тамашачы әсәрләнеп, онытылып тыңлады, оркестр да аны искиткеч шәп һәм хәтердән җуелмаслык итеп башкарды. Бүгенге бәйрәм концертына Салих Сәйдәшев маршы нокта куйды.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100